Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2022 елның 25 марты, җомга

Комиссия район Советы залында узды.

Утырыш район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды. Биредә ул балаларга һәм аларның ата-аналарына ышаныч телефонының эшчәнлеге, аны популярлаштыру турында мәгълүмат бирү буенча реклама-мәгълүмат кампаниясенең мөһимлеген билгеләп үтте. Алмаз Сәлимович ата-аналарга һәм мәктәп укучыларына «Бала куркыныч астында» телефон линиясе турында җиткерергә тәкъдим итте. Аңа 8(843) 238-33-59 һәм кәрәзле элемтә операторлары абонентлары өчен 123 номерлы кыска телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Залда утыручыларны аек булмаган затларның җинаять кылуына бәйле оператив хәлләр һәм әлеге категориядәге җинаятьләрне киметү һәм профилактикалау чаралары белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Нурлат районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Альберт Вафин таныштырды.

Район мәгариф бүлеге тарафыннан мәгариф оешмаларының балаларга карата көч куллану һәм рәхимсез мөгамәләне кисәтү, балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләрне ачыклау буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.

«Форпост» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илгиз Сәйфуллин «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре үзәге эшчәнлеге белән таныштырды һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләде.

Докладчылар чыгышларыннан соң Нурлат мәктәпләре директорлары сораулар бирде, чаралар үткәргәндә укучыларның иминлеген тәэмин итү буенча полиция бүлеге белән бергәләп эшләү буенча тәкъдимнәр дә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International