Бүген «Киләчәк» үзәге базасында «Без бергә» балалар халык иҗаты традицион республика фестиваль-конкурсының район этабы узды.
Ел саен үткәрелә торган конкурста быел 60 тан артык катнашучы төрле номинацияләрдә катнаша: вокал осталыгы, хореография, гаилә иҗаты, нәфис сүз, театр куелышлары һ. б.
Конкурста беренче тапкыр Михайловлар гаиләсе дә катнашты, чыгыш ясау өчен алар «Коробейники» җырын сайлаганнар.
"Сәхнәгә чыгу бик дулкынландыргыч булды, әмма җырлый башлауга, курку югалды. Фестивальдә катнашу идеясен кызым Даша тәкъдим итте, ә мин аны, әлбәттә, хупладым», – дип уртаклашты Татьяна Михайлова.
Ә менә Анжелика Тумакова өчен бу бәйге яңалык түгел, моңа кадәр ул анда катнашкан, моннан тыш, аның җиңүчесе дә булган.
"Бары тик аның зона этабында гына катнашып булмады, пандемия башланды», – дип уртаклашты ул. Аның «Нәфис сүз» номинациясендә чыгышы шулкадәр матур булды ки, тамашачылар залы да көчле алкышларга күмелде.
"Елдан-ел безнең фестивальдә талантлы һәм сәләтле балаларны күбрәк күрүебез куандыра. Һәр чыгышта алар безнең районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын ачарга тырышалар, чөнки бу конкурсның балалар халык иҗаты фестивале диеп аталуы юкка түгел», – дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Фәридә Ярмөхәммәтова.
Фестивальнең җиңүчеләре безнең район данын аның зона этабында яклаячак.