Нурлатта "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек гаиләләрне сайлыйлар

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Район Башкарма комитетында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә билгеләп үтү өчен иң яхшы гаиләләрне сайлап алу буенча эшче төркем утырышы узды.

Күркәм традиция буенча бәйрәм көнендә бу үрнәк парлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнә. Бу бүләккә 25 ел элек никахларын теркәгән, ныклы гаилә нигезен корган, шулай ук бергәләп хезмәт куйган, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүгә ирешкән ирле-хатынлы парлар лаек була.

Эшче төркем әгъзалары утырыш барышында истәлекле медаль белән бүләкләү өчен иң яхшы кандидатураларны сайлап алу турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International