Нурлат шәһәре Прокуратурасында күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе Сәйяр Зыятдиновның эшмәкәрләр белән эшлекле очрашуы булды.
Бизнесменнар прокурорга имин булмаган тышкы сәяси һәм икътисади факторлар шартларында очраша торган проблемалары турында сөйләде. Шулай ук тикшерү (күзәтчелек) органнары тарафыннан тикшерү чараларын үткәрүгә мораторийны тәэмин итү мәсьәләләре дә фикер алышу предметы булды.
Ахырда күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренә аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ысуллары турында аңлатты.