Нурлатта «Эхо веков в истории семьи – Без тарихта эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабы узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Нурлат районы вәкилләре дә һәр елны актив катнашкан бу бәйгене Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты быел дүртенче тапкыр уздыра. Быел фестивальнең муниципаль этабында җиңүче исеменә 6 гаилә командасы көч сынашты.

Чыгышлар башланганчы Шәһәр Мәдәният сарае фойесында күргәзмә оештырылды. Биредә һәр команда үзенең нәсел агачын, гаилә ядкарьләрен тәкъдим итте, жюри әгъзаларын буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләр белән таныштырды.

Әйтик, Егоркинодан Шерниковлар ярты гасырдан артык нәсел башлыгы Николай Шерников һәм аның хатыны сурәтләнгән картинаны кадерләп саклый. Ул XX гасыр башында бу нәсел ата-бабаларыннан күчкән Романовлар фамилиясен йөрткән, ләкин илдәге сәяси үзгәрешләр аркасында, аны үзгәртергә мәҗбүр булган, билгеле инде тора-бара шәҗәрәдә яңа буыннар да барлыкка килгән.

Күргәзмәдә милли ризыклар һәм эчемлекләр аерым урын алды, чөнки беренче этап кысаларында алар да бәяләнде. Ерепкинодан Яковлевлар, әйтик, фестивальгә ене ырри – сыерның угыз сөтеннән әзерләнгән сыр, шулай ук әбиләреннән өйрәнеп калган үз рецептлары буенча әзерләнгән сара алып килгәннәр.

Фестивальнең икенче этабы кысаларында командалар сәхнәдә үзенең шәҗәрәсе һәм гаилә тарихы белән таныштырды. Алар башкаруындагы иҗади концерт номерлары тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Фестивальдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде. Ул фестивальнең милли гореф-гадәтләрне саклауда, гаилә элемтәләрен ныгытуда, үз нәселеңне, халкыңны, туган якны өйрәнүдә әһәмиятен билгеләп үтте.

Фестивальнең муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча Нурлаттан Зарифуллиннар гаиләсе җиңү яулады. Алар 7 апрельдә Яңа Чишмә районында узачак зона этабында районыбыз данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International