Нурлатта узган киңәшмәдә капиталь ремонт барышы турында фикер алыштылар

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Киңәшмә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин җитәкчелегендә узды.

Эшлекле киңәшмә барышында подрядчы оешмалар белән төзелеш эшләре һәм капремонт барышын карадылар. Биредә технология һәм эшләрнең сыйфаты, капиталь ремонт һәм төзелеш срокларын үтәү, техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук башка техник һәм оештыру мәсьәләләре каралды.

“Бүген безнең төп бурыч – эш темпларын киметмәү", – дип ассызыклады киңәшмә барышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International