1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль закон, "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында", 201О елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.201О номерлы карары белән расланган Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) хакындагы нигезләмә нигезендә, Дәүләт комитеты идарә ителешле оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый һәм билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләр) 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлый.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, күрсәтелгән оешмаларга 2022 елның 6 апреленә кадәр Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша ЕИАС шаблоннары форматында тиешле мәгълүматны тапшырырга кирәк.
Тәкъдим ителгән мәгълүматка агымдагы елның 1 маена кадәр, сәбәпләрен күрсәтеп һәм нигезләп, аңлатма хаты кушып, төзәтмәләр кертергә мөмкин булачак. Күрсәтелгән вакыт үткәннән соң хисап кабул ителмәячәк.
Хисап бирү мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге белгечләренә (843) 221-82-70, 221-82-73, 221-82-77 телефоннары буенча мөрәҗәгать итү сорала.