Алмаз Әхмәтшин «Татнефть» компанияләр төркеме предприятиеләренең хезмәт коллективлары региональ конференциясендә катнашты

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Кичә Мәдәният Сараеның зур залында «Татнефть» компанияләр төркеме предприятиеләре хезмәткәрләренең төбәк конференциясе булды. «Татнефть» төркеме хезмәт коллективларының региональ конференциясендә компаниянең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, агымдагы чорга планнар билгеләделәр.

Йомгаклау конференциясе Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында узды. Ул район үсешенең төп социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды һәм «Татнефть»нең мөһим ролен билгеләп үтте.

«Татнефть» төркеме предприятиеләренең эш нәтиҗәләре белән генераль директор урынбасары - «Татнефть» оешмасының Казан шәһәрендәге департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин таныштырды, 2021 елда «Татнефть» ГАҖ күмәк шартнамәсен үтәү нәтиҗәләре һәм 2022 елга «Татнефть» ГАҖ Күмәк килешүе проекты турында «Татнефть» ГАҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары Фәнис Октябрев сөйләде.

Конференция ачык диалог форматында дәвам итте. Биредә үк «Татнефть» ГАҖнең Нурлат территориаль башлангыч профсоюз оешмасыннан, Берләшкән башлангыч профсоюз оешмасыннан делегатларны «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективы конференциясенә сайладылар, «Татнефть» төркеме предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International