Конкурста катнашып, нурлатлылар проектларын тормышка ашыруга җитди ярдәм ала алачак.
8 апрель көнне сәгать 10.00да "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә цифрлы чишелешләрне эшләү буенча "Tatar Hack” конкурсы узачак. Анда катнашучыларга Нурлат районы администрациясе һәм ИТ-парк бурычларын хәл итү өчен командаларга берләшергә туры киләчәк.
Тәкъдим ителгән иң отышлы цифрлы проектлар район күләмендә гамәлгә ашырылачак һәм җиңүче проектның авторлары истәлекле бүләкләр алачак.
Конкурста катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.