Нурлатның Халыклар дуслыгы йорты балаларны бәйрәмгә җыйды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре балалар өчен кичә Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.

Анда шәһәрнең укытучылары белән бергә 3нче мәктәбе укучылары катнашты.

Милли киемнәргә киенгән Халыклар дуслыгы йортының иҗади коллективы балалар өчен мавыктыргыч халык уеннары һәм кызыклы күңел ачу чарасы оештырды. Бу бәйрәмдә укучылар бик теләп һәм шатланып катнашты. Бәйрәм һәркемгә дә ошады. Ахырдан барысын да пылау белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International