Гуманитар ярдәмне җыюга Нурлат укучылары да кушылды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Донбасстан мәҗбүри күченүчеләр өчен әйберләр җыю буенча хәйрия акциясе кысаларында, бүген ярдәм туплау пунктына Нурлат гимназиясенең 8А сыйныфы укучылары килде.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә алар күченүчеләргә кирәкле әйберләр һәм азык-төлек алып килгәннәр.

«Без мондый вакыйгадан читтә кала алмадык. Алдан ук сыйныфта гуманитар ярдәм җыю турында игълан иттек, күп кенә укучылар һәм аларның әти-әниләре дә бу чакыруга битараф калмады. Безнең күп булмаса да, җыелган ярдәмебез файдалы булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте гимназиянең 8А сыйныфы җитәкчесе Марина Ярхунина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International