Нурлат районында юл йөрү куркынычсызлыгы дәресләре уза

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Язгы каникуллар алдыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль  идарәсе хезмәткәрләре һәм Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге автоинспекторлары белем бирү учреждениеләрендә төрле профилактик чаралар үткәрә.

Юл хәрәкәтен саклау кагыйдәләре буенча викториналар, балалар, аларның ата – аналары, шулай ук шәһәр һәм район юлларында машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр уздыру кебек тәртип сакчылары юл хәрәкәтендә яшь катнашучыларның хәрәкәтен  куркынычсыз итүнең төрле ысулларын таба.

Әйтик, бүген мондый очрашу шәһәр гимназиясенең актлар залында узды. Биредә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова гимназистлар белән «Юлдагы тозаклар» дигән темага әңгәмә үткәрде, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерде, яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды әгъзалары белән бергә балаларга мәгълүмати буклетлар таратты. Мондый чаралар бу көннәрдә районның барлык мәктәпләрендә уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International