Нурлатта «Тоннель» операциясе узачак

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Иртәгә, 23 март көнне, иртәнге сәгать 7.00дән 9.00га кадәр Нурлат районы автоинспекторлары Гыйматдинов урамында «Тоннель» профилактик чарасын үткәрәчәк.

Традицион акция бу юлы исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү очракларын ачыклау һәм аларны булдырмау максатыннан үткәрелә.

"Аек булмаган хәлдә машина йөртү-юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларның берсе, ул озак вакытка хокуктан мәхрүм итү, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф салу рәвешендә җаваплылыкны күздә тота. Исегезгә төшерәм, һәр машина йөртүче законда билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш», – дип Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәнис Мөхтәров машина белән идарә итүчеләрне җаваплы булырга чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International