“Имтиханны бергәләп бирәбез. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" Нурлат укучыларының әниләрен һәм әтиләрен янә мәктәп парталарына утырырга һәм бердәм дәүләт имтиханын үткәрү тәртибе белән җентекләбрәк танышырга чакырды.
Ата-аналар өчен имтихан мәйданчыгы шәһәрнең 3нче мәктәбендә оештырылган иде. Сүз уңаеннан, теркәлү, телефонны тапшыру, инструктаж һәм бланклар тутыру, имтиханның бөтен процедурасы нәкъ чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кебек булды.
Быел укучыларның ата-аналары математикадан имтихан бирде. Бу фәннән белем дәрәҗәсен тикшереп карарга 15 кеше теләк белдергән.
"Әлеге акция ата-аналар үзләрен бала урынына тоя куеп карый алсын өчен үткәрелә. Без имтиханны ата-аналарга алтынчы ел оештырабыз. Алар бүген чыгарылыш сыйныф укучылары белән тигез шартларда, аудиториягә үзләре белән паспорт һәм ручка белән генә керәләр. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыргандагы кебек, барлык профилактик чаралар да үтәлгән, үткәрү режимы, температураны үлчәү, кулларны эшкәртү каралган", – дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина.