Балаларның кызыксынучанлыгына, билгеле булганча, чикләр юк. 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә Әмир Сафиуллинны нәкъ менә шул китергән дә инде.
Әлбәттә, берникадәр оялчанлык белән, ул берүзе генә түгел, ә әтисе белән килгән. Шулай итеп, янгын сүндерү бүлегенә килгәч, кыюлыгын җыеп ул 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгыннарны профилактикалау буенча инженеры Сергей Панаринга мөрәҗәгать итә һәм берничә сорау бирә.
"Сораулар төрле иде. Янгын сүндерү машинасына күпме су сыя, ни өчен нефтьне су белән сүндерергә ярамый, профилактик состав эш ни белән шөгыльләнә, шулай ук һөнәр сайлау сәбәпләре турында сорау да яңгырады», – дип уртаклашты безнең белән Сергей Панарин.
Укучының сорауларына тулы җаваплар бирелгән, шулай ук янгын чыгу сәбәпләре аңлатылган. Очрашу ахырында яшь нурлатлы белән Маяковскийның «Ут белән бик сак бул» дигән киңәшен дә искә алганнар