Нурлатта иммунлаштырудан баш тартуга этәрүче сәбәпләр хакында фикер алыштылар.
Кичә Мәдәният Сараеның кече залында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина җитәкчелегендә иммунлаштыру профилактикасына кагылышлы мөһим мәсьәлә буенча фикер алышу булды. Фикер алышуда Нурлат шәһәре прокуроры Сәяр Зыятдинов, Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова, район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, район хастаханәсе табиблары да катнашты.
Чарага үз балаларын иммунлаштырудан баш тарткан ата-аналар да чакырылган иде. Әйтик, әниләрнең берсенең сүзләренә караганда, мондый мөнәсәбәтнең сәбәбе - аның балаларында аллергия булуы. Шунда ук, бу очракта һәм прививкалардан баш тартуның башка очракларында нинди чаралар күрергә кирәклеге турында белгечләр аңа үз киңәшләрен бирде.