«Форпост» җирле үзәге хезмәткәрләре шәһәр гимназиясе укучылары өчен «Юк, дип җавап бирә бел» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.
Биредә Нурлат районы үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Семен Федотов катнашында наркотик һәм психоактив матдәләрнең зыяны турында профилактик әңгәмә узды.
Чара кунаклары гимназистларга хәмернең зыяны, аның физик һәм психологик сәламәтлеккә начар йогынтысы турында сөйләде.