«Әкият» балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме узды

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген, язгы көн белән төн тигезләшкән көнне, шәһәрнең «Әкият» балалар бакчасында «Нәүрүз» дип исемләнгән тематик чара узды.

Аны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларга татар теленнән тәрбияче Рәсимә Рәхимова әзерләде һәм үткәрде. Кыш Бабай, Нәүрүзбикә һәм татар әкиятләренең башка персонажлары белән бергә мәктәпкәчә яшьтәге балалар милли уеннар уйнады, матур җырлар җырлады, биеде, яз һәм Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.

Чара барышында балалар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында бик күп яңалыклар белделәр.

«Безнең балалар бакчасында балаларга милли тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә, шул уңайдан районыбыз территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән бәйле күптөрле чаралар уздырабыз. Бүген, әйтик, нәниләр татар халкының «Нәүрүз» бәйрәмендә бик теләп катнашты. Мондый чаралар балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте татар теле тәрбиячесе Рәсимә Рәхимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International