Бүген район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында узган киңәйтелгән планеркада Чулпан метеостанциясе вәкилләрен бүләкләделәр.
Чулпан метеостанциясенең 125 еллыгы уңаеннан, Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Чулпан метеорология станциясе начальнигы Наталия Клочковага Рәхмәт хаты, метеоролог – техник Наталия Бондаревага һәм агрометеоролог Александр Матвеевка Мактау грамоталары тапшырды.