Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка узды

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Биредә бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген, 21 мартта, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә Шәһәр Мәдәният Сараеның зур залында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча предприятие, оешма җитәкчеләре белән традицион киңәйтелгән планерка уза.

Нурлатта санитар-экологик икеайлык үткәрү турында доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин чыгыш ясады. Районда язгы ташкынга әзерлек буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында Нурлат янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Евгений Попов сөйләде. Нурлат районы буенча үзәкләштерелгән сакчылык пульты начальнигы Александр Еремеев район һәм шәһәр учреждениеләренең террорчылыкка каршы якланганлыгы турында чыгыш ясады.

«Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү» программасы буенча җир кишәрлекләренә хокукны гамәлгә ашыру сорауларын планеркада милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марина Иванова җентекләп яктыртты. Агымдагы елның февраль - март айларында районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина хисап тотты.

Планеркада шулай ук «Нурлат элеваторы» оешмасының генераль директоры Мансур Гайфуллин да чыгыш ясады. Ул предприятиенең эшчәнлеге турында сөйләде.

Елаур һәм Чулпан авыл җирлекләре башлыклары Ольга Охотникова һәм Фәрхәт Зыятдинов авыл җирлекләре эшчәнлеге һәм аларның үсеш перспективалары турында сөйләде.

Планерка бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International