“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
25 мартта «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе (Хәмәдиев ур., 19 йорт) чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә кушылачак. Кабул итү дистанцион форматта (телефон аша, Skype, Viber, WhatsApp) оештырылачак.
8:00дән 15:30га кадәр нурлатлылар нотариус, Пенсия фонды белгече, адвокат, суд приставы һәм "ТР БТИ"АҖ Нурлат филиалы юрисконсультыннан бушлай консультация ала.
Язылу өчен телефон: 2-28-24 яки 8-937-629-00-38.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы:
Клиент хезмәте белгече (бүлек хокукларында) Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Нурлат районындагы бүлеге-8.00-9.30;
Нотариус-11:00-12:30;
«ТР БТИ»АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты-12:30-14:00;
Адвокат-14:00-15:30.