Соңгы вакыйгалар вәзгыятендә илебезгә карата кертелгән икътисади чикләү чаралары хезмәт базарында киеренкелек тудырды. Нурлатта санкцияләр даирәсенә эләккән сәүдә һәм туклану нокталары юк, шуңа, Халыкның мәшгульлеге үзәгендә белдерүләренчә, бездә бу җәһәттән хәл үзгәрешсез.
– Әлегә эш бирүчеләрдән хезмәткәрләрне эштән азат итү яисә тулы булмаган эш көннәренә күчерү турында рәсми извещениеләр кабул ителгәне булмады, – дип билгеләп үтте Үзәк директоры Радик Гыйниятуллин.
– Кыскартулар булган очракта да, җирле хезмәт базары нурлатлыларны эш урыннары белән тәэмин итәргә әзер. Хәзерге вакытта 70тән артыграк эш бирүче 390 ирекле вакансия тәкъдим итә. Укытучы, инженер, тракторчы, хат ташучы, йөртүче, слесарь, механизатор, бухгалтер, дизайнер, пешекче... Ирекле вакансияләр исемлегенә күптөрле һөнәрләр кергән, һәм районда эшсезлек дәрәҗәсе арткан очракта (бүген ул икътисади актив халыкның гомуми саныннан 0,56 процент тәшкил итә) хәлне тотрыклыландыру мөмкинлеге бар. Өстәвенә, Радик Габдуллович билгеләп үткәнчә, җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан сезонлы вакантлы урыннар тәкъдим итә. Эшсезлек мәсьәләсен хәл итүгә бүген дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. РФ Хөкүмәтенең агымдагы елның 5нче мартындагы Карары белән Гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча чараларны тормышка ашыру турындагы положениегә үзгәрешләр кертелде. Һөнәри белем бирү “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
– Бу гражданнарга моңа кадәр алган белемнәрен арттырырга, яңа белем-күнекмәләр, компетенцияләр алырга, шулай ук алга таба аларның мәшгульлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Радик Гыйниятуллин.
– Белем алырга теләгән нурлатлыларга башта “Работа в России” порталында, аннан соң Мәшгульлек үзәгендә дәүләт хезмәте алу турында гаризалар калдырырга кирәк. Гариза тапшырганда белем бирүче оешма һәм программа сайланачак. Һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирүне Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия), Томск милли тикшеренү дәүләт университеты һәм Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тормышка ашырачак. Белем көндезге бүлектә, читтән торып һәм дистанцион рәвештә биреләчәк. Абляскинодан Ирина Яманова Мәшгульлек үзәгендә идән юучы булып хезмәт куя. Шуңа өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында беренчеләрдән булып ишеткән. – 1989 елда тегүче-моторист һөнәре алган идем, әмма белгечлегем буенча бер дә эшләмәдем, авылда аңа ихтыяҗ булмады. Аннан, вакыт узу белән күнекмәләрем дә кимеде, – дип уртаклашты ул.
– Белемнәремне тирәнәйтү, тегүчелек сәнәгатендә кулланыла торган яңа технологияләр, ысулларны үзләштерү теләгем бар иде, шуңа укырга булдым да. Ирина Владимировнага 50 яшь. Әмма бу өстәмә һөнәри белем алу өчен һич кенә дә киртә түгел. Дәүләт хезмәте 50 һәм аннан да өлкәнрәк, пенсия алды яшендәгеләргә, 35 яшькә кадәрге яшьләргә, бала карау буенча ялда булган яшь әниләргә, эштән азат итү янаган затларга һәм гражданнарның башка кайбер категорияләренә дә күрсәтелә.
– Нурлат районында агымдагы елда әлеге программа буенча 176, шул исәптән 35 яшькә кадәрге 27 кешегә белем бирү ниятләнә, – диде Мәшгульлек үзәге директоры.
– Аграр техникумда, мисал өчен, өстәмә һөнәри белем алырга теләүче студентлардан исемлек тупланган да инде, чөнки илкүләм проект буенча дәүләт хезмәтен агымдагы календарь елда урта һөнәри яисә югары белем алган, ләкин яшәү урынында белгечлеге буенча кулай эш тапмаган кешеләр дә ала ала. Программа 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.