“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә урнашкан гуманитар штабка бу көннәрдә пакет, сумка, төргәкләр тотып килүче нурлатлылар шактый.
Араларында төрле яшьтәгеләр – яшьләр дә, уртача яшьтәгеләр дә, пенсионерлар да бар. Барысының да теләге бер – Донбасстан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга ничек тә булышасылары килә, мондый бәладә калучыларга ярдәмнең ниндие дә мөһим бит бу көннәрдә.
– Шәһәребез, авылларда яшәүче битараф булмаган кешеләр төрле әйберләр алып килә. Сабыйлар өчен ризыклар, боткалар, тушенкалар китерүчеләр дә, гигиена кирәк-яраклары тәкъдим итүчеләр дә, канцелярия товарлары, балалар өчен китаплар, сөлгеләр алып килүчеләр дә булды. Җыелган кирәкяракларның беренче партиясен Казанга илтеп тапшырып кайттык инде. Әмма ярдәм җыю дәвам итә. Нурлатлылар безгә Хәммәдиев ур, 19 адресы буенча (Мәшгульлек үзәге бинасы) эш көннәрендә килә алалар. Без иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшлибез, – ди “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре вазифаларын вакытлыча башкаручы Оксана Ермилова. Гуманитар ярдәм сыйфатында беренчел кирәк-ярак әйберләр, гигиена чаралары, яраклылык срогы озак булган азыктөлек, канцелярия товарлары, китаплар, уенчыклар китерергә мөмкин. Ә менә кием-салымның бары тик яңаларын гына кабул итәләр. Барлык сораулар белән дә 2-28-24 телефоны буенча шалтыратырга була.