Нурлат спортчылары бер-бер артлы җиңү яулый

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

“Безнең кызлар хатын-кызлар көненә үзләренә бик матур бүләк ясадылар бит әле. Җиңүләрне яулап кына торалар”, – дип сөенечле хәбәрләрен уртаклашты шул көннәрдә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе тренеры Расих Сәмигуллин. Безнең кызлар дигәндә, үзенең элеккеге шәкертләре Юлия Растоскуева, Мәдинә Рахимджонова һәм бүгенге укучысы Рамилә Гыймадиеваны күздә тотып әйтүе.

Чыннан да, соңгы араларда бер-бер артлы матур чыгышлары белән сөендерәләр көрәшче кызлар. Билбау көрәше буенча яшьләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган Елаур кызы Юлия Растоскуева, мәсәлән, Россиянең атказанган тренерлары Мәгаз Сәхабетдинов һәм Әсгать Шәйхетдинов истәлегенә багышлап Теләчедә үткәрелгән Бөтенроссия осталар турнирында 1нче урынны яулаган. Ярышларның осталар турниры дип аталуы юкка түгел, биредә җиңү яулаган спортчыларга Россиянең спорт остасы дигән исем бирелә. Димәк, Юлия үзенең спорт остасы дигән исемгә, чыннан да, лаек булуын тагы бер кат раслаган булып чыга.

Әле күптән түгел генә Лаеш районының Усад авылында 2002- 2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында үткән билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге исә Расих Сәмигуллинның тагы бер шәкерте Мәдинә Рахимджоновага да ышанычлы җиңү алып килгән. Заречный авылы кызы Мәдинә бүгенге көндә Ульян өлкәсенең Рязаново авыл хуҗалыгы техникумы студенткасы, көрәш белән шөгыльләнүен һәм төрле ярышларда Нурлат данын яклавын дәвам иттерә.

Чулпан көрәш мәктәбендә бүгенге көндә шөгыльләнүче көрәшче кызлар да калыша торганнардан түгел. Мәсәлән, Рамилә Гыймадиева быел Азнакайда узган Татарстан беренчелегендә 3нче урынны яулаган. 2007 елгы кыз көрәштә инде шактый ышанычлы адымнар ясый һәм тренеры аңа да шулай ук зур өметләр баглый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International