Нурлат районында коронавируска каршы вакцинация үткәрү үз актуальлеген югалтмый

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Республика халкының аерым категорияләре өчен мәҗбүри вакциналаштыру бетерелде. Бу хактагы документка 14 мартта Татарстан Республикасының баш санитар табибы Марина Патяшина имза куйды.

– Ковид-19га каршы мәҗбүри вакциналаштыруга караган татарстанлыларның аерым категорияләре арасында коронавирус инфекциясеннән барлыкка килгән коллектив иммунитетның дәрәҗәсе 80 проценттан артып китте, шуңа шундый карар кабул ителде, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова.

– Әмма бу вакциналаштыру туктатыла дигән сүз түгел. Теләүчеләр элеккегечә коронавируска каршы прививка ясата, шулай ук ревакциналаштыру уза алалар. Исегезгә төшерәбез, республика баш дәүләт санитар табибының узган елның 11 октябрендәге Карары нигезендә, мәҗбүри вакциналаштыруга 60 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнар, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре һәм башкалар карый иде. Ул вакытта оешма-предприятиеләр җитәкчеләре вакцина ясатмаганнарны эштән читләштерергә тиеш булдылар. Хәзер исә, “Татар-информ” Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, алар үз эш урыннарына кире кайта алалар. Әмма мәҗбүри вакциналаштыруның бетерелүе коронавирус китте дигән сүз түгел. Хәзерге вакытта Нурлат хастаханәсенең провизорлык бүлегендә – коронавирус инфекциясе йоктырган 5, Чистай госпиталендә 3 нурлатлы дәвалана.

 – Агымдагы елның 17 мартына 31619 кеше вакцина алды, аларның 8233е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, 74е – чит ил гражданнары, 18е – 12-17 яшьлек яшүсмерләр. 4025 кеше ревакциналаштырылды, – дип хәбәр итте Татьяна Геннадиевна.

Ковид-19га каршы вакцинаны элеккегечә үк, табиб-терапевт каравыннан соң, Нурлат хастаханәсе поликлиникасының прививкалау кабинетында ясатырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International