Нурлатның 9нчы номерлы «Тимерьюлчылар» һәм 8нче «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәләре “2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дип исемләнгән республика конкурсы җиңүчеләре арасына керде.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендә конкурска йомгак ясалды.
Быел конкурска республиканың 172 территориаль иҗтимагый үзидарәсе гариза биргән. Алар арасында нурлатлылар да бар: 9нчы номерлы «Тимерьюлчылар» территориаль иҗтимагый үзидарәсе 1 нче урынны алды, ул откан грант суммасы 665 мең сум, 8нче номерлы «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәсенә - 5 нче урын өчен 160 мең сумлык грант.