Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин рәислегендә район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлеге буенча атналык эшлекле киңәшмә узды.
Биредә «Экодом» идарәче компаниясе директоры Илфат Гәрәев һәм «Ямьле йорт» идарәче компаниясе директоры Минсәгыйт Хәсәнҗанов йорт яннары территорияләрен кардан чистарту һәм карап тоту мәсьәләсе буенча мәгълүмат бирделәр. Рәфис Хәмзин йорт яннары территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын төзеклектә тоту буенча шәһәр хуҗалыгы бүлеге үткәргән анализ нәтиҗәләре, ә Башкарма комитетның эшләр идарәчесе Ралия Ханеева «Халык контроле»нә кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үз вакытында үтәү мәсьәләсе турында сөйләде.
Көн тәртибендәге сорауларны карау нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә күп фатирлы йортларның йорт яны территориясен, балалар мәйданчыкларын кардан даими рәвештә чистартуны, торак йортларның түбәсен боздан арындыру эшен дәвам итәргә тәкъдим ителде. Башкарма комитетка шәһәр территориясен кардан чистарту буенча җаваплылыкны билгеләү схемасын эшләргә тәкъдим ителде.