Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне алдыннан Мәдәният Сараенда тантаналы чара узды.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән торак-коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләрен урам-ишегалларын җыештыручыларны, слесарьларны, машина йөртүчеләрне, чәчтараш хезмәте күрсәтүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Сезнең эш халыкка бик кирәк. Без көн саен сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәсен тоябыз – йортларда җылылык, су, электр, подъездлар чиста, ишегалларында, паркларда, скверларда тәртип. Без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтле. Сезгә нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар телибез», – диде ул һәм бүләкләү тантанасын ачып, иң яхшы хезмәткәрләргә Нурлат муниципаль районы Башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Биредә үк район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин исеменнән коммуналь өлкә хезмәткәрләрен аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина котлады һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталарын тапшырды. Бәйрәм чарасы музыкаль котлаулар белән дәвам итте: район үзешчәннәре иң матур иҗат номерларын бүләк итте.