«Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы техникасы быел басуларга Z билгесе астында чыгачак

2022 елның 18 марты, җомга

Шул рәвешле, әлеге хуҗалык хезмәтчәннәре Донбасста тынычлык урнаштыру операциясенә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтергә тели.

Нурлат районында бүген конкурс комиссиясе хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Азат Рамазанов җитәкчелегендә барлык эре хуҗалыкларда да булып, машина-трактор паркларын карады, коллективлар белән аралашты, тракторларның һәм агрегатларның техник торышын бәяләде, орлыкларның, ягулык-майлау материалларының булу-булмавы белән дә кызыксынды.

«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы традиция буенча конкурс комиссиясенең иң югары бәясенә лаек булды. Биредә 52 трактор, шулай ук язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк авыл хуҗалыгы техникасының барысы дп әзер.

КФХ җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов билгеләп үткәнчә, коллектив техниканы вакытында әзерләүне кайгырта, запас частьләр белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, орлыклар, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Эшче кадрлар кытлыгы  белән дә проблема юк. Сүз уңаенда, алар быел Донбасста тынычлык урнаштыру операциясенә теләктәшлек белдерү йөзеннән, үз тракторларына һәм машиналарына Z хәрефен ябыштырып басуларга чыгачак.

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин хуҗалыкның язгы кыр эшләренә әзерлеген югары бәяләде, шулай ук хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирде. Хәер, хуҗалык бу турыда алдан ук кайгырта, барлык тракторлар да шәхси саклану һем янгын хәвефсезлеге чаралары белен комплектланган, инструктажлар уткәрелгән.

Гомумән, район буенча быел чәчү мәйданнары 75 мең гектардан артык тәшкил итә, шуның 41 мең гектарыннан артыгы - бөртекле культуралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International