Очрашуның түгәрәк чәй өстәле артында оештырылуы катнашучыларга чара башыннан ук үзара җылы һәм иркенләп сөйләшү мөмкинлеге бирде. Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле чикләүләр аркасында билгеле бер вакытка тукталып торган традицион очрашуларны өлкән буын вәкилләре көтеп алган. Чөнки район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән аралашуның мондый форматы аларга соңгы вакытта шәһәрдә һәм тулаем районда барган үзгәрешләр хакында мәгълүмат алырга гына түгел, ә үзләрен борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшергә, тормыш сыйфатын яхшырту һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен күтәрергә дә җирлек бирә бит.
Әйтик, Надежда Белова белән Антонида Щербакова шикәрчеләр бистәсендә гомер кичерәләр, һәм анда халыкның төрле катламы өчен уңай шартлар тудыру өчен чын йөрәкләре белән җан аталар. Надежда Владимировна микрорайонның 3нче мәктәп һәм “Бал корты” балалар бакчасы урнашкан үзәк – Ленин һәм Завод урамнарында тротуарлар мәсьәләсен күтәрде. “Соңгы 50 ел эчендә биредә тротуарлар ясалганы булмады, балалар да, өлкәннәр дә юл кырыеннан йөрергә мәҗбүр. Ә бу бит, иң беренче чиратта, безнең иминлегебез”, – диде ул.
Алмаз Сәлимович үз җавабында агымдагы елда шикәрчеләр бистәсендә комплекслы рәвештә ишегалларын төзекләндерү һәм тротуарлар ясауның планлаштырылуын билгеләп үтте. Болардан тыш, быел шикәрчеләр һәм тимер юлчылар микрорайоннары халкы шәһәр үзәгенә чыга торган тимер юл кичүендә иминлек булдыру максатыннан эшләр башкару да күздә тотыла.
– Шәһәрдә барган үзгәрешләр яшьләр өчен генә дип уйламагыз, без өлкәннәрне дә онытмыйбыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы очрашуга җыелганнарны районның икътисади-социаль үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга ниятләнгән эшләр белән таныштырганнан соң.
– Һәр микрорайонда кулай тирәлек булдыру, халыкның актив ялы өчен скверларны төзекләндерү бүген өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Өлкән буын вәкилләренә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен дә күп шартлар бар. Мисал өчен, “Батыр” спорткомплексында ремонт эшләре тәмамланганнан соң, сезгә бассейнда сәламәтлегегезне ныгыту, ярышлар оештыру өчен шулай ук зур мөмкинлекләр тудырылачак. Өлкәннәр аның сүзләрен зур теләктәшлек белән кабул иттеләр. – Бүгенге очрашудан без бик канәгать калдык, – дип чара ахырында фикерләре белән уртаклашты шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова.
– Миңа башка районнарда, шәһәрләрдә еш булырга туры килә, һәм аларның күпчелеге белән чагыштырганда, бездәге тормыш сокланып һәм горурланып яшәрлек. Яшәү сыйфатын яхшырту өчен никадәр хезмәт, тырышлык куела, киләчәктә дә тормышыбыз тотрыклы булыр, дип өметләнәбез. Очрашу барышында катнашучыларга пенсионерлар өчен быелдан кертелгән ташламалар, ярдәм чаралары буенча да җентекле мәгълүмат җиткерелде.