Комиссия утырышында өч мәсьәлә каралды.
Бүген, 16 мартта, район Советында Нурлат районында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина Нурлат районында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Нурлат районы үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Семен Федотов психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә Нурлат районы гражданнарының үлемгә китергән очракларның сәбәпләре һәм нәтиҗәләләре турында сөйләде.
Нурлат районы мәгариф оешмаларында 2021 елда психоактив матдәләр куллануны кисәтү буенча профилактик эш алып барылуы һәм 2022 елга бурычлар турындагы доклад белән Нурлат районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина чыгыш ясады.
Утырышка комиссия рәисе, Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин нәтиҗә ясады.