Нурлатта тормыш өчен кирәкле препаратлар тулы күләмдә бар

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Дәүләт даруханәләрендә, шулай ук коммерция челтәре даруханәләрендә  булып,  нурлатлыларны дарулар белән тәэмин итү буенча эшләрнең торышы белән танышты.

Визит барышында ул район халкының нинди генә вакыйгаларга карамастан, кирәкле медикаментлар, шул исәптән тормыш өчен мөһим препаратларны сатып алу мөмкинлегенә ия булуына аерым игътибар итте.

-Килеп туган хәлдә, тулы исемлек буенча түгел, ә иң мөһим позицияләр буенча дару чаралары булуны тәэмин итәргә кирәк, – дип билгеләде Алмаз Сәлимович үзенең визитының максатын белдереп.

- Ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча проблемалар юк. Препаратлар үз вакытында килә. Тормыш өчен кирәкле медикаментлар да тулы күләмдә бар. Чит илдән кертелгән дару препаратлары буенча кайбер мәсьәләләр бар, әмма мин Россия Федерациясе һәм безнең республика Хөкүмәте аларны якын арада хәл итәр дип ышанам, – диде Нурлат шәһәренең 94нче үзәк даруханәсе мөдире Илдар Закуанов.

Сөйләшү барышында,  шулай ук, импортны алыштыру шартларында да, күп төрле  даруларның үзебездә эшләнгән аналоглары бар, алар чит ил препаратларыннан берни белән дә калышмый, дип билгеләп үтелде. Шул  ук хәл шикәр диабеты терапиясе өчен кирәкле инсулинга да кагыла. Илдар Закирович сүзләренә караганда, даруханәдә үзебездә җитештерелгән инсулин да җитәрлек күләмдә бар.

Шәһәр коммерция даруханәләре берсенең мөдире Людмила Яруллина сатып алучылар ягыннан ажиотаж күзәтелмәвен билгеләп үтте. Кайчагында хроник авыруларны дәвалау өчен кешеләр 1-2 төргәк запасы итеп даруларны сатып ала, ди ул. Әмма болай эшләү дөрес түгелдер. Дөрес фикер йөртергә кирәк, чөнки барлык даруларның да яраклылык вакыты бар ич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International