Нурлатта подрядчы оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үтте

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Республика программалары кысаларында объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында узды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин, беренче эш итеп, подрядчы оешма җитәкчеләреннән объектларда эшләрне сыйфатлы итеп, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен тиешенчә үтәп, ә ремон барган күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән уртак тел табуны, аларның фикеренә колак салып эшләүне сорады.

«Әгәр сездә проблемалар, сораулар бар икән, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итегез, мин һәрвакыт сезне тыңларга әзер. Һәр каршылыкны да җиңәргә була", – дип мөрәҗәгать итте подрядчыларга Рафис Рафикович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International