Нурлатлыларны «Zащитникам Отечества» («Ватанны саклаучыларга») акциясендә катнашырга чакыралар

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Теләге булган һәркем Украинадагы махсус операциядә катнашкан хәрбиләргә хатлар яза ала.

«Бердәм Россия» «Ватанны саклаучылар» акциясен башлап җибәрә, аның кысаларында илнең барлык төбәкләрендә кешеләр хатлар язып,  аларны партиянең  иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә тапшыра алачак. «Бердәм Россия» исә бу хатларны Россия хәрбиләренең хәрби хезмәт итү урыннарына илтеп тапшыруны  оештыра.

Нурлатта шундый теләкләр язылган хатларны кабул итү пункты «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Хәмәдиев ур., 19) оештырылды. 

Җирле бүлекнең башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, болар кәгазьдәге гадәти хатлар, балалар рәсемнәре, плакатлар, СМС форматындагы башка визуаль сәламләүләр, , электрон форматтагы хатлар да  (иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең почтасына) nurlat@tatarstan.er.ru. булырга мөмкин

Тулырак мәгълүматны 8(84345) 2-28-24 телефоны буенча алырга мөмкин.

Язмалар өчен хештеглар: #ZащитникамОтечества #ПисьмоСолдату, #Своихнебросаем, #ZзначитПобеда, #НашеДелоПравое, #ЕРТатарстан, #ЕР16.

 

Фото: скриншот

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International