Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Быел аның девизы - «Цифрлы гадел финанс хезмәтләре»

Цифрлы технологияләрнең финанс хезмәтләрен кулланучылар өчен дә төп фактор булуы турында дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Алия Гәрәева дә билгеләп үтә.

«Цифрлы технологияләр һәм Интернет куллану финанс оешмаларына үз хезмәтләрен тизләтергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирде. Әмма яңа һәм уңайлы финанс инструментлары өстәмә мәшәкатьләр дә тудыра. Өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу, банк карталарын блокировкалау һ.б. актуаль проблемалар кала бирә. Цифрлы финанс хезмәтләре куркынычсыз, гадел, тотрыклы булырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Моның белән бәйле рәвештә, республика дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре башка ведомстволар белән берлектә кулланучылар өчен төрле чаралар үткәрергә планлаштыра: халыкның социаль якланмаган катламнары өчен өйрәтү төрендәге лекцияләр, шулай ук белем бирү учреждениеләре укучылары өчен факультатив дәресләр һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен «Цифрлы гадел финанс хезмәтләре» темасы буенча укыту семинары һ.б.

"Халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан без консультация бирүне һәм дежур торуны оештырырга ниятлибез", - дип билгеләп үтте Алия Гәрәева.

Бу җомгада, 18 мартта, 2-19-45 кайнар линия телефоны буенча консультацияләр  алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International