Орлык сайлаганда, беренче чиратта, сыйфатка зур игътибар бирү мөһим

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү өчен орлыкны, нигездә, көздән үк әзерләсәләр дә, бу эш бүген дә дәвам итә.

Бу көннәрдә күпчелек бакчачылар да орлык сайлау белән мәшгуль. Теләсә кайсы эштәге кебек үк, монда да билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк, алар турында безгә Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов сөйләде.

 

 

"Орлык сайлаганда, беренче чиратта, сыйфатка зур игътибар бирергә кирәк. Сыйфатлы орлык материалы өстәмә энергетика чыгымнарыннан – ашламалардан, пестицидлардан башка үсемлекләрне тиешле дәрәҗәдә үстерүне тәэмин итәргә, чүп үләннәренең, авыруларның, корткычларның тискәре йогынтысын киметергә һәм шул нигездә уңышны арттырырга мөмкинлек бирә", - диде Салават Рафаэлович.

«Орлыкчылык турында» 1997 елның 17 декабрендәге Федераль закон нигезендә, җитештерү өчен орлыкчылык өлкәсендә сорт һәм чәчү сыйфаты ягыннан  норматив документларга туры килә торганнарны куллану тиешле. Россия Федерациясе ГОСТ таләпләренә туры килми торган орлыкларны чәчү өчен файдалану тыела.

Билгеле булганча, тикшерелмәгән орлыкларны чәчү безнең кырларга сыналмаган сортларның, шулай ук карантинлы корткычлар һәм авырулар, үсемлекләр белән зарарланганнарының үтеп керүенә китерә. Алар авыл хуҗалыгына зур зыян китерә. Шуңа күрә башка хуҗалыклардан һәм регионнардан орлыклар алып кайтканда дәүләт инспекторы аларның сорт һәм чәчү сыйфатларын раслаучы документлары булганнарын гына сатып алырга киңәш итә. Ә орлыкларны карантинлы фитосанитар зоналардан кертелгән очракта, карантин объектларының булмавын раслаучы сертификат булу мәҗбүри.

Бу киңәшләр шулай ук якын көннәрдә кибетләргә яки базарга чәчәкләр һәм яшелчә орлыкларын сатып алырга барырга җыенучы бакчачылар өчен дә  урынлы булачак.

"Кайберәүләр, орлыкларны сайлаганда, матур, якты һәм сыйфатлы итеп башкарылган төргәкләргә игътибар итәләр. Әмма бу сыйфат гарантиясе түгел. Шуңа күрә контрафактка яки сыйфатсыз продукциягә тап булмас өчен орлык салынган пакетларның маркировкасына игътибар белән карагыз. Аларда җитештерүче фирманың исеме, үсемлек фотолары, рус һәм латин телләрендәге культура һәм сортларның исеме, орлыклар партиясе номеры күрсәтелергә тиеш", - ди белгеч.

ТУ, ГОСТ, ОСТ билгеләмәләре булуына, әгәр алар бар икән, димәк, әлеге орлыклар лаборатория шартларында җентекләп тикшерелгән һәм стандарт таләпләренә туры килүенә игътибар итегез. Әлбәттә, орлыкларның яраклылык вакыты турында да истән чыгармаска кирәк. Ул күп факторларга бәйле: төрү, саклау шартлары һәм культураның үзенең сыйфаты да зур роль уйный. Мәсәлән, кабак орлыгы – 10, кәбестә 5 елга кадәр саклана ала. Гади генә төргәкләрдә орлыклар 1 елга якын, капсула һәм ике катлы төрелмәдә – күпкә озаграк саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International