«Созвездие-Йолдызлык»та Нурлат районын «Эсперанса» эстрада биюе ансамбле тәкъдим итәчәк

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Бию ансамбле зона этабында үз номинациясендә 1 урынны яулады.

Кичә кич белән «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Аларны Чистайда сайлап алу турыннан соң узган гала-концертта җиткерделәр. Анда «Эсперанса» эстрада бию ансамбле (җитәкчесе Ольга Ильина) һәм «Незабудки» хореография коллективы (җитәкчесе Надежда Хворостьева) катнашты.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча, "Эсперанса" яшьләр фестивале финалына чыкты һәм «Хореография» номинациясендә 1 урынны яулады.

Бүләкләү тантанасында «Незабудка» коллективына «Халык традицияләрен саклаган өчен» дипломы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International