Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) балаларны уллыкка алган гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү турында искә төшерә. Баланы уллыкка алган вакытта бер тапкыр бирелә торган түләүне уллыкка алучы, шулай ук опекун, попечитель яки тәрбиягә бала алган ата-ана ала.
Ел башына түләү күләме һәр уллыкка алынган балага 18886,32 сум һәм уллыкка алынган, әгәр аңа 8 яшь тулса яки ул инвалид булса, йә гаиләгә берьюлы берничә бала – бертуган һәм сеңелләре кабул ителә икән, һәр балага 144 306 сум. Март аеннан башлап, индексацияне исәпкә алып, уллыкка алучылар 20 472,77 сум һәм 156 428,66 сум күләмендә акча алачак.
Гариза һәм пособие бирелү хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән көннән, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека һәм попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган көннән, яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән 6 ай эчендә эшләргә кирәк.
Пенсия фондына гаризаны почта аша җибәрергә мөмкин. Бу очракта теркәлгән документларның күчермәләре нотариаль рәвештә раслана. Кирәкле документлар – уллыкка алынган баланың туу турында таныклык, судның баланы уллыкка алу турындагы карарының күчермәсе, баланы опекага алу турындагы документ.
Пособие билгеләү турындагы карар гариза һәм Пенсия фондына гариза бирүче оешмаларның һәм документларының кирәкле белешмәләре кергән көннән 10 эш көне эчендә чыгарыла. Аерым очракларда әгәр Пенсия фондына оешмалардан мәгълүмат яки мөрәҗәгать итүчедән түләү хокукын раслаучы документлар килмәсә, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә озайтылырга мөмкин.
Акча түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә.