Нурлатның яшь чаңгычылары Сабина һәм Рәдиф Бәшировларның бүләкләре тагын өч медаль белән тулыланды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

12 мартта алар Казан чаңгы марафонында катнашып, икенче көнне үк СССР спорт мастеры Юрий Брагин истәлегенә уздырылган Похвистнево шәһәренең ачык ярышларында җиңү яуларга өлгерде.

Узган яллар «Ледок» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең 8нче мәктәбе укучылары Рәдиф һәм Сабина Бәшировлар өчен дә уңышлы узды.

 

30 регионнан килгән 500 спортчы катнашында узган 55нче Казан чаңгы марафонында Сабина абсолютта өченче урынны алды, җиңүчегә нибары 11 секундка гына калышып. Рәдиф 6 нчы булып килде. Яшь чаңгычылар 5 км озынлыктагы дистанциядә узышты.

Самара өлкәсенең Похвистнево шәһәр округында СССРның спорт мастеры Юрий Брагин истәлегенә үткәрелгән ачык ярышларда Сабина һәм Рәдиф Бәшировлар үз яшь категорияләрендә катнашучылар арасында икенче нәтиҗә күрсәтте.  Традицион ярышларда быел Россиянең төрле төбәкләреннән 110 чаңгычы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International