Спорт аэробикасы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге ярышлары 10-13 март көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узды.
6-8, 9-11 һәм 12-14 яшьлекләр арасында узган ярышларда «Ледок» спорт мәктәбенең спорт аэробикасы бүлегендә шөгыльләнүчеләр(җитәкчесе Евгения Трошина) Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте.
Шулай итеп, Эмилия Ухванова спорт аэробикасы буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең «Соло» номинациясендә көмеш призеры булды.
«Трио» номинациясендә Анастасия Морозова, Юлия Семенова һәм Лариса Морозова 5 нче урынны яулады. Шул ук номинациядә Ксения Краснова, Анастасия Кротова, Эмилия Ухванова 7 урынны яуладылар.
Спорт аэробикасы буенча гимнастлар Алия Иванеева, Виктория Власова, Елизавета Базарова, Алия Мостафина, Зөһрә Зарипова, Ралина Закирҗанова, Маргарита Ендирякова, Илсөя Дәүләтшина, Юлия Николаева тиешле разряд таләпләрен үтәде.