Һава шартлары начараюга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл-метеорология шартларында иминлекне тәэмин итәрлек тизлекне сайларга чакыра.
Шулай ук куркыныч маневрлардан, бигрәк тә хәрәкәт итү өчен каршы якка чыгудан сакланырга. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны да куркынычсызлык каешларын эләктергән килеш йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик махсус утыргычларны кулланып кына йөртү таләп ителә.
Җәяүлеләргә бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына, алга таба хәрәкәтнең куркынычсызлыгына инанып, юл аша чыгарга кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында яки начар күренү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларны йөртергә һәм әлеге предметларны транспорт чаралары йөртүчеләренә дә күренүен тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.