Нурлатлыларның февраль аена арттырылган пенсиясенә гыйнварның өстәмә түләве дә өстәлде

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондының Нурлат районындагы бүлеге клиент хезмәте (бүлек хокукларында) эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия индексация үткәрелгәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6% ка күчерелгән дип искәртә.

Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак.

Февраль ае өчен түләүләр зур сумма тәшкил иткән, чөнки февраль аенда пенсионерлар пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен 8,6% ка индексацияләнгән пенсия, өстәмәне дә алган. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9% ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты күрсәтмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнде.

Индексацияләүдән соң билгеләнгән пенсиягезнең төгәл күләмен Россия Пенсия фонды сайтында яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында белергә мөмкин. Моның өчен «Билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмә» электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаштырыла. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза һәм мөһер белән раслана. Теләгән очракта белешмәне бастырып алырга да була.

Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексацияләүдән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International