Нурлат шәһәренең 8 нче мәктәбе укучыларына ислам нигезләре турында сөйләделәр

2022 елның 13 марты, якшәмбе

Чара Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Роза Сафина тарафыннан һәм мәктәпнең башка педагоглары белән берлектә әзерләнгән класстан тыш чара яшь буынны ислам нигезләре буенча әхлакый тәрбияләүгә багышланды.

Әлеге чарада балаларга мөселман мәдәнияте, гаиләләрдә буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Чараның кунагы Абдулла хәзрәт Мортазин булды. Ул балаларга Ислам диненең тынычлык, татулык, чисталык, кешелеклелек, киң күңеллелек, патриотизм һәм белем алуга чакыруы турында сөйләде, шулай ук ислам нигезләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International