Быел ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык-2022" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы Чистай шәһәрендә уза.
Бүген, 13 мартта, «Созвездие – Йолдызлык-2022» фестиваленең зона этабында Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан катнашучылар чыгыш ясый.
Безнең районны иҗади балалар һәм түбәндәге коллективлар тәкъдим итә:
«Хореография» номинациясендә кече төркем (5-10 яшь) Нурлат шәһәренең "Умырзаялар" ансамбле, җитәкчесе Ефремова Людмила Владимировна.
«Хореография» номинациясендә урта төркемдә (11-15 яшь)Ильина Ольга Александровна җитәкләгән "Эсперанса" эстрада биюе ансамбле;
Нурлат шәһәренең» Незабудка «хореография коллективы, җитәкчесе Хворостьева Надежда Николаевна;
“ЮТА" төркеме, җитәкчесе Толмачева Елена Владимировна.
«Вокал – соло» номинациясенең урта төркемендә (кызлар) 12-15 яшь:
Сәмәрханова Самира, укытучысы Тяжова Валентина Анатольевна.
«Вокал ансамбльләр» номинациясендә урта төркем (12-15 яшь):
Нурлат муниципаль районының «Киләчәк» ансамбле, җитәкчесе Смакова Рузалия Фатыйх кызы.
«Конферанс» номинациясендә урта төркем (10-15 яшь):
- Маликов Иван;
- Полуян Ульяна.
Инде иртәгә, 14 мартта, зона этабының гала-концерты булачак, анда җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак, бүләкләү тантанасы узачак.