Нурлат районының өч авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар уза

2022 елның 13 марты, якшәмбе

Авылларда яшәүчеләр муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлый.

Бүген Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уздырыла. Нурлат муниципаль районында сайлау участоклары Киекле, Фома һәм Иске Әлмәт авыл җирлекләрендә уза. Сайлаучылар авыл җирлекләре Советларына дүртенче чакырылыш депутатларын сайлый.

Нурлат районы территориаль сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, Киекле авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар 10 нчы номерлы Спорт бермандатлы сайлау округы буенча, Иске Әлмәт авыл җирлегендә 6 нчы номерлы Үзәк сайлау округы буенча, ә Фома авыл җирлегендә 4 нче номерлы Гагарин бермандатлы сайлау округы буенча уза.

Иске Әлмәт һәм Киекле авыл җирлекләрендә авыл халкы «Бердәм Россия» һәм «ЛДПР» сәяси партияләреннән тәкъдим ителгән ике кандидат арасыннан үз сайлауларын ясаячак. Фома авыл җирлегендә «Бердәм Россия», «ЛДПР» һәм «Гадел Россия»партияләреннән өч кандидат тәкъдим ителә.

Сайлаулар барлык санитар нормаларны үтәп уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International