Нурлат районы үзәк хастаханәсендә диспансерлаштыру узу яңартыла

2022 елның 13 марты, якшәмбе

Тик диспансерлаштыруны барлык гражданнар да уза алмый, искәрмә бар.

24 февральдән Нурлат районы үзәк хастаханәсендә олы яшьтәгеләрне диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру, шулай ук ковид-19 авыруын кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру (60 яшьтән өлкәнрәк яисә 6 ай элек бу чирне кичергән гражданнардан тыш) яңадан гамәлгә ашырыла башлады.

Хәзер 65 яшьтән өлкәнрәк булган халыкны социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспорты белән коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация һәм аны кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру урыннарына илтеп җиткерергә мөмкин (65+ вакциналаштырылмаган яисә 6 айдан да элегрәк бу авыруны кичергән гражданнардан тыш). Балигъ булмаганнарны диспансерлаштыру да яңадан торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International