Нурлатның яшь кикбоксерлары Идел буе федераль округы беренчелегендә өч призлы урын яулады

2022 елның 13 марты, якшәмбе

Әлеге ярышлар 10-12 март көннәрендә Саратовта узды.

ДОСААФ базасында шөгыльләнүче Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе спортчылары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Кикбоксинг буенча ярышлар өч дисциплинада (төрдә) узды.

Яшь кикбоксерлар яхшы әзерлек күрсәтеп, ике көмеш һәм бер бронза медаль яулады. Павел Варенцов һәм Альберт Миначтинов-икенче, Дамир Мөхәммәтов өченче урынны яулады.

Егетләрне һәм аларның тренере Евгений Казаевны уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International