Кичә, 11 март көнне, 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре «Нурлатнефть» НГДУсының ЦПО объекты вәкилләре белән берлектә автоматик янгын сигнализациясен тикшерүне үткәрде.
«Тикшерү барышында шулай ук объект хезмәткәрләре белән сигнализация эшләгәндә персоналның гамәлләре турында әңгәмә үткәрелде", - дип сөйләде 73 ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова.