Кичә «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә экологик дәрес үткәрелде.
Яшь нурлатлылар өчен аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева оештырды.
Ул балаларга табигатьне саклау, аңа сак караш кирәклеге турында сөйләде. Венера Гамир кызы гыйбрәтле дәрес турында истәлек итеп балаларга табигатьне танып-белүгә багышланган буягыч китаплар таратты.