Нурлатның төньяк микрорайонында Гакыйль Сәгыйров исемен йөртүче урам барлыкка киләчәк

2022 елның 12 марты, шимбә

Нурлат шәһәре Советының 2021 елның 3 декабрендәге 60нчы карары белән Северный микрорайонындагы яңа урамнарның берсенә Гакыйль Сәгыйров исемен бирү турында Карар кабул ителде.

Гакыйль Сәгыйров-якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам, «Филантроп»премиясе лауреаты. Ул 1938 елның 15 февралендә Нурлат районының Әхмәт авылында (ул вакытта Октябрь районы) туа. Биккол җидееллык мәктәбендә берничә сыйныфны тәмамлагач, әнисе белән  яшәргә Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күчәләр.

Язмыш Гакыйльгә карата  бик аяусыз була: авыр авырудан соң 14 яшеннән урын өстендә ята. Тик бу аны сындырмый, тешләре белән карандашны кысып, шигырьләр яза, рәсем ясый башлый. Мәскәү халык сәнгате университетында читтән торып укый, 100 дән артык рәсем, график эшләр һәм картиналар авторы, 6 китабы дөнья күргән.

Гакыйль Сәгыйров үз гомеренең күп өлешен Самара өлкәсендә үткәргән, соңгы елларда Ульяновск өлкәсендә туган-тумачаларында яшәгән. Туган районында еш кунак була, төрле очрашуларда катнаша. Ул укыган Биккол авылында әле шагыйрь исән чагында ук аның исемендәге музей ачыла. Өч төбәкнең барысы да – Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Татарстан халкы аны үзләренеке дип саный.

Татарстанның Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Ульяновск өлкәсенең Габделҗаббар Кандалый, Сәхәп Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Сәгыйров 2009 елда вафат була, Иске Фәйзулла авылында җирләнә.

Фото: архивтан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International